20 октябрьдә "ОНИКС" мәгариф үзәге спортзалы чын футбол кырына әйләнде: Рәсәйкүләм Әтиләр көне уңаеннан 5 нче сыйныфларның әтиләр/бабайлар һәм яшь футболчыларын берләштергән кызыклы турнир узды. Көчле эмоция, ярыш рухы, искиткеч энергиягә бай булган әлеге чара барлык катнашучы һәм тамашачыны биләп алды.
Берничә сәгатьлек киеренке ярыштан соң җиңүчеләр билгеләнде. Әтиләр арасында беренчелекне 5 "А" сыйныфы яулады! Ә яшь футболчылар арасында 5 "Б"сыйныфы егетләре өстен чыктылар. Катнашучыларның һәр хәрәкәтен күзәтеп баручы җанатарлар спортчыларны алкышларга күмделәр.
Әлеге чара буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытып, гаилә кыйммәтләре һәм сәламәт тормыш рәвешенең мөһимлеген ассызыклауда ярдәм итте. Ул катнашучыларга һәм тамашачыга күп позитив эмоцияләр бүләк итте. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!