25 октябрьдә Казанның фехтование үзәгендә параллель рәвештә ике турнир узды:
2012 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында РСШОР Кубогы;
2014 елгы һәм аннан кечерәк малайлар арасында РСШОР Кубогы.
Саба-Арена спорт мәктәбе вәкилләре ике югары бүләкне дә алдылар: кызлар арасында Фазлиева Амалия, малайлар арасында Попов Даниил.
Өченче урынны Саба-Арена спорт мәктәбенең тагын бер укучысы Попова Альбина яулады.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, алга таба да Республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә Бөтенроссия дәрәҗәсендә уңышлар телибез!
27 октябрьдә Казанда фехтование буенча РСШОР Кубогын 2011 елгы һәм аннан кечерәк балалар дәвам иттеләр.
Саба-Арена спорт мәктәбенең медальләр копилкасын Чернов Виктор бронза медаль белән тулыландырды.
Викторны һәм фехтование бүлеген яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар көтәбез.
27 октябрьдән 2 нче ноябрьгә кадәр Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" сәламәтләндерү лагерында "Яшьлек" яшьләр үзәгенең көзге профильле сменасы үтә.
25 октябрьдә Саба районының Явлаштау авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Чараның беренче өлеше мәдәният йортында башланды. Явлаштау мәчетенең уникальлеге шунда ки, ул яшәгән чорда ишекләр ябылмаган, мәчет манарасы совет чорында да кагылынмыйча сакланып кала алган. 2016 елдан мәчет имамы вазыйфаларын Инсаф Галимҗанов башкара. Авыл халкын һәм мәхәллә кешеләрен Татарстанның барлык мөселманнары исеменнән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчет юбилее белән котлады. Ул дин тотучыларга үз үгет-нәсихәтләрен бирде һәм һәр мөселман тормышында мәчетләрнең мөһимлеген ассызыклады. Чарада шулай ук Ислам динен кабул итүгә Мең ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин,Теләче районы имам мөхтәсибе, төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев,Кукмара районы имам мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев,Татарстанның җәмәгать эшлеклесе Харис Камалиевлаар да катнаштылар һәм шулай ук бу тарихи мәчетнең күп еллар дәвамында хезмәт итүен теләделәр. Мәчеттә чара өйлә намазы белән тәмамланды.
Эзмә урта мәктәбенең 8 һәм 10 сыйныф укучылары Казанның «Россия – минем тарихым» тарихи паркына экскурсиягә бардылар.
Казанчы Бигәнәй авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Татар ашлары серләре» түгәрәк өстәле артында халык кухнясы серләре белән уртаклаштылар. . Чара барышында катнашучылар белән татар кухнясы татар халкының гомуми мәдәни һәм көнкүреш традицияләре, аның тарихы, яшәү рәвеше һәм хуҗалык алып бару ысуллары белән тыгыз бәйләнгәне турында сүз алып барылды. Түгәрәк өстәл артында һәр хуҗабикә татар ашларының милли ризыкларын әзерләү серләре белән уртаклашты.
Каникулларның беренче көнендә, 27 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләрендә «Китапханәчедә кунакта» дигән интерактив чара үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре китапханәче һөнәре турында сөйләделәр, әлеге һөнәрнең үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен күрсәттеләр. Катнашучылар абонемент, уку залы, формуляр һ.б. ның нәрсә икәнен белделәр, китапларның урнаштырылуы турында белделәр. Балалар китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапханәдә үзеңне ничек тотарга, китаплар белән ничек мөгамәлә итәргә, нинди китаплар бирелә, ә кайсылары юк һәм нинди срокка икәнен белделәр. Чараның икенче өлешендә алар яңа китаплар һәм журналлар белән таныштылар.
Явлаштау авылында үзара салым акчасына янгын гидрантлары урнаштырылды
Мишәбаш авылының Сосновая урамында 130 метр озынлыктагы урам-юл челтәренә вак таш салу эшләре төгәлләнде. Ремонт-торгызу чаралары "МДСУ-2"ҖЧҖ көче белән башкарылды. Әлеге оешма хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Олы Шыңар авылында яшәүче Гайфуллина Минсырур Низами кызына 2025нче елның 25нче октябрендә 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районындагы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.Г. та кушылды.
Минсырур Низами кызы Сабай авылында дөньяга килә. Әнисе Таһирә, әтисе Низаметдин, 4 бертуганы: апасы, 2 энесе була.
1937 елның сентябрь аенда Сабай башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә, 4 класс белем ала.
Мәктәпне тәмамлагач колхозда төрле эшләрдә катнашып йөри.
1954 елның декабрь аенда Олы Шыңар авылы егете Гарифулла абый белән гаилә корып яши башлыйлар. Килен булып килгәч башта колхозда төрле эшләрдә йөри , аннан соң Олы Шыңар авыл авыл мәктәбендә башта җыештыручы, аннан пешекче булып эшли. Пешекче булып 22 елга якын хезмәт куя .
Гарифулла абый белән 61 ел бергә яшиләр, ул 2015 елда вафат була. 3 кыз, 1 малай үстерәләр:кызлары Гөлфлүр, Фаягөл, Галия, уллары Дамир , 7 онык, 11 оныкчык лары бар. Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында балаларының тәрбиясендә яши, күршеләре белән бер-берсенә ярдәм итешеп торалар.