Экскурсия

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Эзмә урта мәктәбенең 8 һәм 10 сыйныф укучылары Казанның «Россия – минем тарихым» тарихи паркына экскурсиягә бардылар. «Россия – минем тарихым»тарихи паркы - ул Россия тарихы буенча «тере дәреслек». Иң масштаблы мультимедиа комплексы илебезнең борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге бөтен тарихын чагылдыра. Экскурсовод балалар белән илебезнең 20 гасыр тарихындагы иң кызыклы фактлар белән уртаклашты. Балалар сораулар бирделәр, ачыкладылар, кызыксындылар. Музей буйлап экскурсия бик шәп булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International