Явлаштау авылы мәчете 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

25 октябрьдә Саба районының Явлаштау авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Чараның беренче өлеше мәдәният йортында башланды. Явлаштау мәчетенең уникальлеге шунда ки, ул яшәгән чорда ишекләр ябылмаган, мәчет манарасы совет чорында да кагылынмыйча сакланып кала алган. 2016 елдан мәчет имамы вазыйфаларын  Инсаф Галимҗанов башкара. Авыл халкын һәм мәхәллә кешеләрен Татарстанның барлык мөселманнары исеменнән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчет юбилее белән котлады. Ул дин тотучыларга үз үгет-нәсихәтләрен бирде һәм һәр мөселман тормышында мәчетләрнең мөһимлеген ассызыклады. Чарада шулай ук Ислам динен кабул итүгә Мең ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин,Теләче районы имам мөхтәсибе, төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев,Кукмара районы имам мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев,Татарстанның җәмәгать эшлеклесе Харис Камалиевлаар да катнаштылар һәм  шулай ук бу тарихи мәчетнең күп еллар дәвамында хезмәт итүен  теләделәр. Мәчеттә чара өйлә намазы белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International