95 яшьлек юбилярны котлау

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Олы Шыңар авылында  яшәүче Гайфуллина Минсырур Низами кызына 2025нче елның 25нче октябрендә 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районындагы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов,  Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.Г. та  кушылды.

   Минсырур    Низами кызы  Сабай авылында    дөньяга килә. Әнисе Таһирә, әтисе Низаметдин, 4 бертуганы: апасы, 2 энесе була.

   1937 елның сентябрь аенда Сабай башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә,  4 класс белем ала.

   Мәктәпне тәмамлагач колхозда төрле эшләрдә катнашып йөри.

   1954 елның декабрь аенда Олы Шыңар авылы егете Гарифулла абый белән гаилә корып яши башлыйлар. Килен булып килгәч башта колхозда төрле эшләрдә йөри , аннан соң Олы Шыңар авыл  авыл мәктәбендә башта җыештыручы, аннан пешекче булып эшли. Пешекче булып 22 елга якын хезмәт куя .

   Гарифулла абый белән 61 ел бергә яшиләр, ул 2015 елда вафат була. 3 кыз, 1 малай үстерәләр:кызлары Гөлфлүр, Фаягөл, Галия, уллары Дамир , 7 онык, 11 оныкчык лары бар. Бүгенге көндә Олы  Шыңар авылында балаларының тәрбиясендә яши, күршеләре белән бер-берсенә ярдәм итешеп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International