27 нче октябрь көнне, Казанда, «Игелекле Татарстан» республика премиясенең “Семейное волонтерство”, ягъни “Гаилә белән волонтерлык” номинициясендә катнашучыларның конкурс эшләрен яклау булды.

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

27 нче октябрь көнне, Казанда, «Игелекле Татарстан» республика премиясенең “Семейное волонтерство”, ягъни “Гаилә белән волонтерлык” номинициясендә катнашучыларның конкурс эшләрен яклау булды. Бу көнне башкалабызның “Казан” гаилә учагына, республика буенча, гаиләләре белән волонтерык эшчәнлеге алып баручылар җыелды. Биредә, Саба районыннан ике гаилә чыгыш ясады: Миңгәр авылыннан Закаровлар һәм Шәмәрдән авылыннан Свинухов-Фәхертдиновлар. Алар район волонтерларының эше, үзләренең волонтерлык эшчәнлегенә ничек килүләре һәм моңа яшь буынны җәлеп итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Волонтерларыбызга бәяләп бетергесез хезмәтләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә фидакарьлекләре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International