Бүген өлкәннәр катнашында юл‑транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «көмеш җәяүле» социаль әһәмиятле акциясе узды.
Балалар иҗаты үзәге бинасында "гавами тыңлаулар" узды
30 октябрь көнне Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча экскурсия оештырды. Әлеге экскурсия кысаларында укучылар Саба туган якны өйрәнү музеенда булып, анда экскурсиядә, агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класста катнаштылар. Үз куллары белән Саба сувениры иҗат итеп, өйләренә бүләк итеп алып китү мөмкинлеге укучыларга бик ошады. Ахырдан тәмле кайнар чәй һәм “Ямьле Саба” яр буена экскурсия оештырылды.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 13 ноябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Кичә Саба-Аренада безнең балаларның Мәскәүдә булачак Россия Беренчелеге алдыннан йомгаклау күнегүләре узды! Сайлап алу чаралары нәтиҗәләре буенча Республика данын Саба районыннан өч яшь категориясендә 13 бала яклап чыгачак.
Егетләребезгә илебезнең беренче Чемпионатында лаеклы чыгыш ясарга, иң яхшы уенын һәм зур уңышларын күрсәтергә телибез!
Алга Саба, Алга Татарстан!
Шулай ук кичә безнең балалар өчен бер үк вакытта уйнау сеансын күп тапкырлар җиңүче һәм призер, Россиянең кыска Нарда буенча иң көчле уенчыларының берсе һәм безнең ЗУР ДУСТЫБЫЗ - Сәлимҗанов Алмаз үткәрде!
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — тренер көне белән котлыйбыз! Бу бәйрәм көн саен булачак чемпионнарны тәрбияләүгә күңелләрен һәм белемнәрен салучыларга багышлана, һәр укучыга потенциалын ачарга һәм яңа үрләргә ирешергә ярдәм итә. Сезнең хезмәтегез спортчыларны уңышка илһамландыра, дәртләндерә һәм аларга ярдәм итә.Сезгә нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, тәрбияләнүчеләрегезнең уңышларыннан илһам һәм шатлык телибез. Һәр яңа көн башкарылган эштән канәгатьлек һәм укучыларның уңышлары өчен горурлык китерсен.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге сезнең фидакарь хезмәтегез һәм яшь талантларны тәрбияләү эшенә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерә. Бәйрәм белән, кадерле остазларыбыз!
2025 елның 31 октябренә консультация-кисәтү
29нчы октябрь көнне Саба урта мәктәбе базасында республика күләмендә семинар узды. Анда мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) мәктәпкәчә белем бирүгә җаваплы белгечләре, методистлары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, туган телне өйрәтү буенча тәрбиячеләр катнашты. Семинарның темасы: «Күпмилләтле мохиттә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем алуга омтылышларын, яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, ата-аналар белән үзара эш итү һәм педагогик яктан агарту формалары» иде. Бу чара «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты кысаларында үткәрелде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективлары балаларны милли тәрбияләү һәм укыту, туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү буенча үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар «Saba Balahoner», «Яшь оста», «Чемодандагы гореф-гадәтләр», «Акыллы әкиятләр», «Дус балалар бакчасы серләре» кебек район һәм республика проектларында катнашучы педагоглар, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары турында сөйләделәр. Хаҗиев И.И. әти буларак балалар бакчасында үзенең роле турында сөйләде.
Менделеевск, Казан, Алабуга шәһәрләреннән килгән коллегалар, ватанпәрвәр тәрбияләү, туган телне үстерү һәм ата-аналарны педагогик яктан агарту формалары буенча осталык дәресләре һәм чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе каршында эшләп килүче «Кояшкай» ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар, ЮИД отряды белән берлектә, “Юл фәннәре мәктәбендә күңелле белемнәр” уенында катнаштылар. Уен барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча төрле биремнәр башкардылар. Чара күңелле генә түгел, бик файдалы да булды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2025 елның 15 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан танылуны, бүләкләүне һәм таратуны тәэмин итү максатларында уздырыла торган «Ел инженеры» VI республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Конкурс лауреатларын бүләкләү 2026 елның февралендә Татарстан Республикасы Рәисе катнашында тантаналы шартларда планлаштырылган.