Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе каршында эшләп килүче «Кояшкай» ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар, ЮИД отряды белән берлектә, “Юл фәннәре мәктәбендә күңелле белемнәр” уенында катнаштылар. Уен барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча төрле биремнәр башкардылар. Чара күңелле генә түгел, бик файдалы да булды.