ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2025 ел
җомга

28 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе , мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “ Ак калфак” клуб әгъзалары белән “ Авыл яши” проекты кысаларында “Баш иям Сиңа, авыл хуҗалыгы хезмәткәре!”дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга авыл хуҗалыгында 36 ел буе хезмәт куйган Залалетдинова Римма Камиль кызы чакырылды.  Римма апа 1982-1985 елларда Казанда СПТУ-35 училищесында укый,1987 нче елга кадәр Спартак аяк киемнәре фабрикасында эшли һәм 1987 елда Ике басу Арташ авылына кияүгә килә, тормыш иптәше белән 4 кызга тормыш бүләк итәләр. 1987 нче елдан хезмәт юлын колхозда ферма мөдире, лаборантка,доярка булып эшли.2023 нче елда лаеклы ялга чыга. Ул безгә үзенең күнелле, истә калган вакыйгаларын сөйләде. Шулай ук Римма апа иң күп китап укучыбыз, чараларда актив катнашып тора. Чарабыз җылы һәм эчтәлекле тәмамланды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге белгечләре муниципаль хезмәткәрләр өчен үтүче «Бюджет системасы һәм процессы» темасына квалификация күтәрү курсларын уздылар. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге ике көнлек укулар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.

Иске Икшермә авылында иске коены торгызу

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

"Тылсымлы кыңгырау" туристлык маршруты көзге каникул вакытында да актив эшен дәвам итә. 30 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән бергә Юлбат урта мәктәбенең 8 сыйныф укучыларын каршы алдылар. Әкият геройлары кунаклар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды, шуннан соң балалар кыска метражлы фильм карадылар. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кыңгырауларны рәхәтләнеп бизәделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

30
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген өлкәннәр катнашында юл‑транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «көмеш җәяүле» социаль әһәмиятле акциясе узды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Балалар иҗаты үзәге бинасында "гавами тыңлаулар" узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

30 октябрь көнне Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  Теләче урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча  экскурсия оештырды. Әлеге экскурсия кысаларында укучылар Саба туган якны өйрәнү музеенда булып, анда экскурсиядә, агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класста катнаштылар. Үз куллары белән Саба сувениры иҗат итеп, өйләренә бүләк итеп алып китү мөмкинлеге укучыларга бик ошады. Ахырдан тәмле кайнар чәй һәм “Ямьле Саба” яр буена   экскурсия оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 13 ноябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Кичә Саба-Аренада безнең балаларның Мәскәүдә булачак Россия Беренчелеге алдыннан йомгаклау күнегүләре узды! Сайлап алу чаралары нәтиҗәләре буенча Республика данын Саба районыннан өч яшь категориясендә 13 бала яклап чыгачак.
Егетләребезгә илебезнең беренче Чемпионатында лаеклы чыгыш ясарга, иң яхшы уенын һәм зур уңышларын күрсәтергә телибез!
Алга Саба, Алга Татарстан!

Шулай ук кичә безнең балалар өчен бер үк вакытта уйнау сеансын күп тапкырлар җиңүче һәм призер, Россиянең кыска Нарда буенча иң көчле уенчыларының берсе һәм безнең ЗУР ДУСТЫБЫЗ - Сәлимҗанов Алмаз үткәрде!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International