«Көмеш җәяүле» акциясе: өлкәннәрнең иминлеге турында кайгырту.

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген өлкәннәр катнашында юл‑транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Көмеш җәяүле» социаль әһәмиятле акциясе узды. Чараны Саба районының «Балкыш " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече; көмеш волонтер; юл хәрәкәте иминлеге Саба бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Нәзиф кызы Ягъфәрова; Саба районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Дамир улы Насыйбуллин оештырды.

Акциянең төп максаты:

‑урам-юл челтәре буйлап йөргәндә өлкән яшьтәге җәяүлеләрнең иминлек дәрәҗәсен арттыру.

Чара барышында катнашучыларга:

- юл хәрәкәте кагыйдәләренең төп нигезләмәләре белән Мәгълүмати белешмәләр тапшырдылар;

- өске киемгә урнаштыру өчен яктылыкны кире кайтара торган элементлар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International