28 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе , мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “ Ак калфак” клуб әгъзалары белән “ Авыл яши” проекты кысаларында “Баш иям Сиңа, авыл хуҗалыгы хезмәткәре!”дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга авыл хуҗалыгында 36 ел буе хезмәт куйган Залалетдинова Римма Камиль кызы чакырылды. Римма апа 1982-1985 елларда Казанда СПТУ-35 училищесында укый,1987 нче елга кадәр Спартак аяк киемнәре фабрикасында эшли һәм 1987 елда Ике басу Арташ авылына кияүгә килә, тормыш иптәше белән 4 кызга тормыш бүләк итәләр. 1987 нче елдан хезмәт юлын колхозда ферма мөдире, лаборантка,доярка булып эшли.2023 нче елда лаеклы ялга чыга. Ул безгә үзенең күнелле, истә калган вакыйгаларын сөйләде. Шулай ук Римма апа иң күп китап укучыбыз, чараларда актив катнашып тора. Чарабыз җылы һәм эчтәлекле тәмамланды.