Республика күләмендә семинар

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

29нчы октябрь көнне Саба урта мәктәбе базасында республика күләмендә семинар узды. Анда мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) мәктәпкәчә белем бирүгә җаваплы белгечләре, методистлары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, туган телне өйрәтү буенча тәрбиячеләр катнашты. Семинарның темасы: «Күпмилләтле мохиттә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем алуга омтылышларын, яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, ата-аналар белән үзара эш итү һәм педагогик яктан агарту формалары» иде. Бу чара «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты кысаларында үткәрелде.
     Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективлары балаларны милли тәрбияләү һәм укыту, туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү буенча үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар «Saba Balahoner», «Яшь оста», «Чемодандагы гореф-гадәтләр», «Акыллы әкиятләр», «Дус балалар бакчасы серләре» кебек район һәм республика проектларында катнашучы педагоглар, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары турында сөйләделәр. Хаҗиев И.И. әти буларак балалар бакчасында үзенең роле турында сөйләде.
      Менделеевск, Казан, Алабуга шәһәрләреннән килгән коллегалар, ватанпәрвәр тәрбияләү, туган телне үстерү һәм ата-аналарны педагогик яктан агарту формалары буенча осталык дәресләре һәм чыгышлар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International