ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 25 ноябре 18.00 сәгатьтән 26 ноябрь 10.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

2024 елның 25 ноябрь кичендә, 26 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.

Олы Кибәче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атнасының дүртенче көне әдәби укуга багышланды. Ул "Укы, уйла, сөйлә!" девизы астында узды. "Әкияттә кунакта " әдәби уены кызыклы биремнәргә бай булды . Дәрес башында балалар, презентацияне карап, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. «Угадай героя из сказки» уенын уйнадык. Балалар викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәтергә тырыштылар, әкият геройларын таныдылар, сюжетлар искә төшерделәр һәм әкият өзекләрен сәхнәләштерделәр.
Шигырьләр уку конкурсы үткәрелде . Барлык шигырьләре дә зур ярату, тырышлык белән сайланды. Балалар үзләренең чыгышларын бик озак әзерләделәр, бик дулкынландылар. 
Конкурста 1 нче урынны Шакиров Әмир ( 1 нче класс), 2 нче урынны Шәвәлиев Риназ (2 нче класс), 3 нче урынны Ягудина Ясминә ( 3 нче класс), 4 нче урынны Маланин Тимур ( 4 нче класс) алды.
Әдәби уку көне 1-4 сыйныфлар арасында «Әкиятләр буенча викторина» викторинасы белән тәмамланды. Чарада катнашучыларның барысы да канәгать калды.
 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22 ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында Әниләр көненә һәм Гаилә елына багышланган концерт булып узды. Концертны Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе, Сәрдә авыл җирлеге һәм Шекше мәдәният йорты оештырды. Алып баручылар җыелганнарны җылы сүзләр белән сәламләделәр, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котладылар. Артистлар, укучылар гаиләләре белән әниләргә багышланган матур вокаль һәм бию номерлары белән сөендерделәр. Бәйрәм буена залда гаҗәеп җылылык һәм күңеллелек атмосферасы хөкем сөрде, чөнки Әни - иң кадерле һәм иң якын кеше, аннан башка безнең тормышыбыз шундый бәхетле һәм шатлыклы булмас иде! Һәр номер көчле алкышлар белән үрелеп барды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

23 нче ноябрь көнне Арташ авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әниләр көне» бәйрәмендә булдылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2024 елның 23 - 24 ноябрендә Казан шәһәрендә Бадминтон буенча Татарстан Республикасы өмете - 2024 3нче туры узды. Ярышларга республикабыздан 200ләп спортчы җыелды. 3 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпионнар һәм призерлар булдылар:

1- Рәхимов Адель (2 дивизион);

2- Әхмәтшина Камилә (2 дивизион);

3- Рәхимов Адель - Идрисов Нияз;

3- Гобәйдуллина Ралина - Шахмаева Мәдинә (Казан);

2- Борһанов Данияр;

2- Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе);

3 - Борһанов Данияр - Хәбибуллина Наргиза.

Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Әниләр көне якынлаша - Россиядә ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне һәр бала үз әнисен сөендерергә һәм аның өчен ниндидер кул эшләре эшләргә омтыла. Бүләкләр турында уйланыр вакыт җитте. Иң кадерле  бүләк ул - балаңның үз куллары белән ясаган бүләге!                                               22 нче ноябрь көнне  укытучылар Хафизова Ч.Ф. һәм Зәйнетдинова З.З. «Әни өчен открытка» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.   Әлеге чарада укучылар укытучылар ярдәмендә төсле кәгазь һәм картоннан үзенчәлекле открыткалар әзерләделәр.

Әзер открыткаларны үзләренең  изге теләкләре белән имзаладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

23 нче ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әниләр көне» бәйрәмендә

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабында

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм-әниләр Көне билгеләп үтелә! Әниләр көне - күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул  безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. 22 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында һәм китапханә хезмәткәрләре "Һәрвакыт булсын әни!» дигән ял кичәсе оештырдылар. Барлык концерт номерлары мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән башкарылды.  Әниләргә җылы сүзләр, изге теләкләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Кичәне әниләр катнашында «Безнең уен» интеллектуаль уены белән дәвам иттеләр. Уен җылы һәм дустанә атмосферада узды. Әниләр "Ханымнар" һәм "Супер әниләр" командаларына бүленде. Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биргәндә, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык сораулар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Жюри фикеренчә, әниләр биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем дә кәнәгать калды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2024 елның 20-24.11. көннәрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Саба муниципаль районы егетләр (Латыйпов Илсаф, Вәлиуллин Әлфис, Билалов Дамир)һәм кызлар (Хәбибрахманова Зилә, Латыйпова Илзирә, Батыршина Зилә, Хәйруллина Алинә) командалары арасында 3 урынны яуладылар. Котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International