ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Хәерле көн, хөрмәтле райондашлар! 2024 елның 3 нче декабрендә, сәгать иртәнге 9 да, “БЕРДӘМ РОССИЯ” Партиясенең кабул итү бүлмәсендә (Байлар Сабасы, Тынычлык урамы, 22а) Дәуләт Советы депутаты ШАКИРОВ ДАНИС ФАНИСОВИЧ сайлаучыларын кабул итә.

2024 елның 24 ноябрендә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча ярышлар узды (2 төркем).

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең “Иҗат калейдоскобы” түгәрәгендә укучылар әниләренә бүләккә берсеннән-берсе матур, иҗади кул эшләре тудырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

“Татар бизәге” дип исемләнгән мастер класс

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

22 ноябрь көнне Казанның 125нче мәктәбендә «Экомәктәпләр/Яшел флаг» Халыкара программасында катнашучыларга яшел флаглар тапшыру тантанасы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Явлаштау китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Сүзләр дөньясы» дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар сүзлекләрнең һәм энциклопедияләрнең тормышыбыздагы әһәмияте, аларның мәгарифтәге һәм мәдәнияттәге роле турында фикер алыштылар, шулай ук үзләренең яраткан сүзлек басмалары белән уртаклаштылар.

Катнашучылар тел һәм сүзлекләр белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар, мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә! Әниләр көне-күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул  безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. 22 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында, мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре " Һәрвакыт булсын әни!»дигән ял кичәсе оештырдылар. Бәйрәм чарасында Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе дә катнашты. Барлык концерт номерлары мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән башкарылды.  Әниләргә җылы сүзләр, изге теләкләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады.

   Кичәне әниләр катнашында «Безнең уен» интеллектуаль уены белән дәвам иттеләр. Уен җылы һәм дустанә атмосферада узды. Әниләр "Ханымнар" һәм "Супер әниләр"командаларына бүленде. Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биргәндә, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык сораулар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Жюри фикеренчә, әниләр биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем дә кәнәгать калды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2024 елда «Дәрдмәнд» псевдонимы белән танылган күренекле татар шагыйре Рәмиев Закир Садыйк улының тууына 165 ел тула. Бу көнгә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Дәрдемәнд иҗаты» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда аның әсәрләре һәм әдәбияты күрсәтелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»,

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International