2024 елның 24 ноябрендә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча ярышлар узды (2 төркем).
Ачылу һәм бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов; ярышларның баш судьясы, халыкара категорияле судья Ленар Марсель улы Галләмов үткәрде.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде.
2 нче төркем
1 урын - Рәис Нургали улы Миннеханов (Саба районы);
2 урын - Сәмигуллин Ришат Роберт улы (Мамадыш районы);
3 урын - Сабирҗанов Наил Нургаяз улы (Балтач районы).
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!