Әниләр көне уңаеннан "Гимназия" базасында" Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы 8 "Д" сыйныф укучылары өчен "Татар бизәге" исеме астында татар бизәкләре ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.Мастер-классны уздыруга якынлашып килүче «Әниләр көне» сәбәп булды. Аны ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Укучыларга әзерләү технологиясе һәм эшләнмәнең үзенә турыдан-туры бизәк төшерү күрсәтелде. Балалар үзләре теләгәнчә бизәнү әйберләрен бик теләп башкардылар һәм мастер-класс тәмамлангач эпоксид сумала белән ялтыраттылар. Татар милли бизәнү әйберләре әниләре өчен алыштыргысыз кием бизәге һәм бүләк булды. Барлык укучыларга яңа технологияләрне үзләштерүдә алга таба да уңышлар телибез.