22 ноябрь көнне Казанның 125нче мәктәбендә «Экомәктәпләр/Яшел флаг» Халыкара программасында катнашучыларга яшел флаглар тапшыру тантанасы булып узды. Алар арасында быел Сабаның 2нче номерлы "Эллуки", 5нче номерлы "Бәләкәч", 6нчы номерлы "Балачак" балалар бакчалары һәм Шәмәрдәннең 2 нче номерлы "Теремок"балалар бакчасы да бар иде. Алар программада беренче тапкыр катнаштылар һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшыртуга һәм экологик тәрбияне пропагандалауга керткән өлешләре өчен беренче яшел флагларын алдылар.