Сатыш авылы мәдрәсә музеенда авыл хуҗалыгы министрлыгы аша квалификация күтәрү курслары узучы авыл хуҗалыгы белгечләре булды.
Подольскида «Октябрь»Мәдәният Сараенда 6 - 8нче сыйныфларның иң көчле теннисчылары арасында өстәл теннисы буенча чемпионнар Кубогы тәмамланды.
Бронза медаленә безнең Галина Гороховатченко лаек булды
Галинаны котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
Агачка бизәк төшерү - агач белән эшләгәндә иң мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Мастер-класс - һәркем өчен иҗатта үз-үзен сынап карау өчен уникаль мөмкинлек. Монда катнашучылар иҗат һәм традицияләр турында белемнәрен киңәйтәләр, бизәкләр төшерү техникасы белән танышалар. Алга таба агач эшләнмәләрне бизәкләүнең мавыктыргыч процессына керешәләр. Катнашучылар агач эшләнмәләр сайлый, композиция һәм эш темасын уйлап таба. Аннары агачка буяу ясау принциплары белән танышалар: фонлы буяу катламы ясыйлар, бизәкләрне нечкәрәк детальләр белән тулыландыралар. 21 нче ноябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Әниләр көне уңаеннан «Әниемә бүләк» мастер классы оештырылды. Үз балалары белән мастер класста катнашучылар, тату һәм иҗади атмосферага чумып, агач эшләнмәләрдә рәсемнәр ясадылар. Алар барысы да мастер класстан канәгать калдылар.
23 ноябрь көнне Лесхоз авыл мәдәният йортында Сабабаш һәм Туктар авыл клублары белән берлектә Әниләр көненә багышланган "Әниемнең җылы кочагы"дип исемләнгән концерт булды.
"Әниләр Көне"бәйрәме,
Әлеге искиткеч бәйрәм алдыннан «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2024 ел Гаилә елына багышланган «Әни, бу сүздә күпме...» Ана көненә багышланган балигъ булмаган балалар арасында зона рәсем конкурсы узды.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый, чөнки нәкъ менә шушы көнне без әниләребезне, аларның мәхәббәтен, игелеген, назын һәм кайгыртуын искә алабыз.
Безнең приютта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашу атналыгы уза.Шул уңайдан 21 ноябрьдә безнең "Тургай" приютында махсус хәрби операциядә катнашучы Шакировлар гаиләсе катнашында " Махсус хәрби операциядә катнашучылар-безнең заман геройлары" исемле уен - викторина узды. Чараның беренче өлеше уен-викторина кебек узды, анда балалар һәм кунаклар сорауларга җавап бирделәр. Ә икенче өлештә сүзне кунакларга бирдек. Туганнары сөйләгәннәрдән балалар Ватаныбызны саклаучыларның,без заман геройлары дип атаган кешеләрнең, батырлыклары турында белделәр. Чара барышында авылдашларыбыз - Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылары турында презентация күрсәтелде. Чара азагында балалар шигырьләр укыдылар һәм солдат туганнарына үз куллары белән ясаган бүләкләр бүләк иттеләр.
22 ноябрь көнне Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә “Әдәби марафон” ХХVI - XXIX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Бөтен дөньядагы китап сөючеләрне берләштергән, аларга яраткан язучылары белән аралашу мөмкинлеге тудырган әлеге очрашу зур бәйрәмгә әйләнде. 2019 нчы елдан бирле беренчелекне бирмәгән Саба районы инде егерме бишенче тапкыр җиңүче дип табылды. "Иң күп татарча китап укучы район" исемен алды һәм кубок белән бүләкләнде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы "Әдәби әйдаман 2024" исеменә лаек булды, ТР Мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыкларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
Көн ахырына кадәр сакланып, 23 ноябрь кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.