«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты

2024 елның 24 ноябре, якшәмбе
Россиядә ел саен үткәрелә торган бәйрәм - Әниләр көне 1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Тәрбия эшенең төп максатларыннан берсе - әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Югары Утар балалар интернат-йортында әлеге көнгә багышланган чара аеруча матур һәм онытылмаслык булып узды. Балалар әниләренә һәм хезмәткәрләргә матур сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар, кызыклы концерт номерлары да әзерләделәр. Балалар аерым бер тантана белән шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Концерт программасы тәмамланганнан соң алар өчен бәйрәм өстәле әзерләнде, анда балалар йорты педагоглары, чәй эчеп, туганнары белән мәгълүмати-агарту әңгәмәләре, ә аннары ата-аналарны кызыксындырган сорау буенча шәхси консультацияләр үткәрделәр. "Без бәйрәмебезгә килгән һәркемгә актив катнашулары өчен рәхмәтле. Безгә әниләрнең һәм әтиләрнең ягымлы һәм назлы елмаюларын балаларның бәхетле күзләрен күрү бик күңелле булды", - дип билгеләделәр интернат хезмәткәрләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International