Әниләр көне

2024 елның 24 ноябре, якшәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый, чөнки нәкъ менә шушы көнне без әниләребезне, аларның мәхәббәтен, игелеген, назын һәм кайгыртуын искә алабыз. Әниләр көне уңаеннан «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең соөиалҗ хезмәт алучылар фоторәсемнәр карадылар, әниләрен һәм балачакларын искә төшерделәр. Социаль хезмәткәрләр үзләренең тәрбияләнүчеләрен шушы күркәм көн белән котладылар һәм алар өчен сыйлар белән чәй өстәле оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International