ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2024 ел
шимбә

2024 елның 22-23 ноябрендә Лаеш районының "Звездный" бүлеге базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге "Бикафест "- яшьләр музыкаль - шигъри фестивале узды.

Бу конкурста Шәмәрдән филиалы укучылары - "ТАМЧЫ" вокаль-хореография ансамбле (житәкчеләре: Харрасова Л.А. Свищева Л. А.)  актив катнашты. Сайлап алу турын узгач, коллектив Гала концертка үтте, анда яңа номер "Ак калфак" (татар халык жыры) белән белән лаеклы чыгыш ясады. 3 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

Укучыларга шулай ук Сәләт бүләкләре дә бирелде, алар моңа бик шатландылар. Молодцы!  Алга таба да зур уңышлар!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Әниләр көне уңаеннан 22 ноябрь көнне Югары Симет урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары әниләрне һәм дәү әниләрне бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

22
ноябрь, 2024 ел
җомга

   Ел саен ноябрь аенда , барлык әниләргә хөрмәт һәм аларның хезмәтләрен тану йөзеннән  – Әниләр көне билгеләп үтелә. Җаваплылыгы чикләнгән  “Игенче” җәмгыяте дә традиция буенча , бу күңелле бәйрәмнән читтә калмый. Шушы матур бәйрәм алдыннан,  хатын- кыз хезмәткәрләрне  штб Б. Сабасына концертка алып бару оештырылды.  

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

 “Коррупциягә каршы көрәш турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон белән коррупциягә каршы көрәшнең төп принциплары, аны кисәтүнең һәм көрәшнең, коррупция хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яисә) бетерү буенча хокукый һәм оештыру нигезләре билгеләнде.

24 нче ноябрь - әниләр көне якынлаша.

22 ноябрьдә дөньяда игелекле бәйрәм-УЛЛАР КӨНЕ билгеләп үтелә. Тантананың төп сәбәпчеләре - әлбәттә, кечедән алып олысына кадәр ир затлары. Аларның барысына да бу көнне бераз игътибар, мактау һәм елмаю кирәк.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

Наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны иртә ачыклау максатыннан медицина профилактикасы буенча чаралар узды

Тэги: хастаханә

Балалар иҗаты үзәге укучылары һәм  аларның әниләре белән 21 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Шәмәрдәннең 3 нче “Салават купере” балалар бакчасында балалар, ата-аналар, педагоглар белән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган  чаралар оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2024 елның 21 ноябрендә Казанның «Россия – минем тарихым» тарихи паркында Татарстан Республикасының сыйныф җитәкчеләре форумы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International