Шәмәрдәннең 3 нче “Салават купере” балалар бакчасында балалар, ата-аналар, педагоглар белән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чаралар оештырылды. Өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Мин - бала, минем хокукым бар...", "Минем хокукларым", "Баланың нинди хокуклары бар?" темаларына әңгәмәләр, "Мин бала - минем хакым бар..." темасына дәресләр, кече төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр белән "Мамонт баласы өчен Әни" мультфильмын карау, педагоглар белән "Без бала хокукларын беләбезме?" эшлекле уены оештырылды. Әти-әниләр өчен балаларны яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати буклетлар ясалды һәм таратылды. Балалар дөньясы-ул аларның бөтен алдагы тормышы белән бәйле булган ниндидер әкият. Ә өлкәннәрнең бурычы - балаларны саклау һәм яклау, һәркемнең балачагын шатлыклы һәм онытылмаслык итү!