Әниләр көне якынлаша - Россиядә ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне һәр бала үз әнисен сөендерергә һәм аның өчен ниндидер кул эшләре эшләргә омтыла. Бүләкләр турында уйланыр вакыт җитте. Иң кадерле бүләк ул - балаңның үз куллары белән ясаган бүләге!
22 нче ноябрь көнне укытучылар Хафизова Ч.Ф. һәм Зәйнетдинова З.З. «Әни өчен открытка» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Әлеге чарада укучылар укытучылар ярдәмендә төсле кәгазь һәм картоннан үзенчәлекле открыткалар әзерләделәр.
Әзер открыткаларны үзләренең изге теләкләре белән имзаладылар.