Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими рәвештә хәйрия акцияләре оештырыла. Менә шушы көннәрдә Кече Кибәче авылы мәчетендә волонтер Нуретдинова Гөлзифа җитәкчелегендә хатын-кызлар өй токмачы кисеп, чәк-чәк әзерләделәр. Бу ризыклар егетләребезне ерактагы хезмәт урыннарында җылытсын һәм тиздән җиңүгә көч бирсен.
Катнаш парлы разрядта Галина Гороховатченко Максим Назаркин (Мәскәү) белән бергә көмеш медальләр яулый. Хатын-кызлар арасында парлы разрядта Галина Нороховатченко һәм Саратов шәһәреннән Малика Алиева турнир җиңүчесе булдылар. Каирдан җиңү эстафетасы Курган шәһәренә ЛИН арасында "Россия Кубогына" күчерелә. " Саба кайда - шунда җиңү ". "Алга Татарстан". "Алга Россия"!
Саба шәһәр җирлеге башлыгы катнашында җыелыш узды
18нче ноябрь көнне МБМБУ Саба 1нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Театральләштерелгән эшчәнлек аша балаларның сөйләм телен үстерү” темасына район семинары узды. Катнашучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар сәламләде.
Финанс - бюджет палатасы коллективы Үзәкләштерелгән бухгалтериядә хезмәт куючы хезмәттәшләре бухгалтер Алсу Юнусованы туган көне белән тәбрикләделәр. Оешма рәисе Ш.Ә.Сөнгатов иң изге теләкләрен җиткереп, Алсу Юнусованы Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы һәм укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Шул уңайдан, 18 ноябрь көнне мәктәптә «Хлеб - солдату!» акциясе узды. Без солдатларыбызга ярдәм итү өчен бөтен мәктәп белән көчебезне берләштереп, алар өчен сохари әзерләдек. Чөнки солдатларыбызга материаль ярдәм күрсәтү генә түгел, ә аларның сугышчан рухын күтәрү дә аеруча мөһим.