Коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру тәртибе турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/ru/pages/gosudarstvennaya-registraciya-nekommercheskih-organizacij/»
21 март көнне Евлаштау авылында яшәүче Сәйфуллина Шәмсия Ярмөхәммәт кызы 95 яшен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Евлаштау авыл җирлеге секретаре Минкабирова Р. Н. һәм «Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А. К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Киләчәктә дә аның хөрмәтле һәм кадерле булып яшәвен телибез.
Иске Икшермә авылы мәчетендә ифтар
19 март көнне Тимершык урта мәктәбендә педагог-оештыручыларның район семинары булып узды.
Бүген Бөреле бистәсендә (Биектау районы) «Созвездие-Йолдызлык»республика конкурсының зона этабы һәм Гала концерты узды. Заманча эстрада сәнгате фестивале Россиядә иң эреләрнең берсе булып тора һәм Татарстан яшьләренең иҗади хыяллары тормышка ашуда ярдәм итә. Телевизион конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбенең 90 укучысы катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясадылар, үзләренең талантларын югары профессиональ дәрәҗәдә күрсәттеләр һәм фестивальнең Гала-концертына үттеләр. Гала-концерт нәтиҗәләре буенча х/к "Экспромт" (рук.Давыдова А.М.) - 1 урын;
х/к «Яшьлек» (рук.Мөбәрәкҗанова А.З.) - 2 урын;
в/а «Бэллур», Кәримова Әминә,Габдраманова Динә (рук.Дәүлиева Г.Р.)- 3 урын.
«Асылташ " Х/к (рук.Гарипова г.м.) һәм Гарифуллина Айзилә (рук.Дәүлиева Г.Р.) «Иҗади илһам өчен»дипломы алдылар. Коллективларны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Килдебәк мәдәният йортында маскировка челтәрләрен үрү буенча остаханә оештырылды
Бүген 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән авыл җирлеге белән берлектә, хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы уздырды.
Бүген, 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге кышкы чаңгы сезонын ябу тантанасын уздырды.