Килдебәк мәдәният йортында маскировка челтәрләрен үрү буенча остаханә оештырылды. Килдебәк авылының битараф булмаган кешеләре һәм Килдебәк урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасында безнең хәрбиләргә бик кирәкле маскировка челтәрләре үрәләр.
Маскировка челтәрләрен үрү сабырлык һәм үҗәтле таләп итә торган эш. Авыл халкының, балаларның күңел җылысы белән үрелгән әлеге маскировка челтәрләре махсус хәрби операция зонасында егетләребезнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәр һәм җиңүне якынайтыр дип ышанабыз.