"Созвездие - Йолдызлык - 2025" бәйгесенең зона этабы.

2025 елның 23 марты, якшәмбе

Бүген Бөреле бистәсендә (Биектау районы) «Созвездие-Йолдызлык»республика конкурсының зона этабы һәм Гала концерты узды. Заманча эстрада сәнгате фестивале Россиядә иң эреләрнең берсе булып тора һәм Татарстан яшьләренең иҗади хыяллары тормышка ашуда  ярдәм итә. Телевизион конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбенең 90 укучысы катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясадылар, үзләренең талантларын югары профессиональ дәрәҗәдә күрсәттеләр һәм фестивальнең Гала-концертына үттеләр. Гала-концерт нәтиҗәләре буенча х/к "Экспромт" (рук.Давыдова А.М.) - 1 урын;

 х/к «Яшьлек» (рук.Мөбәрәкҗанова А.З.) - 2 урын;

в/а «Бэллур», Кәримова Әминә,Габдраманова Динә (рук.Дәүлиева Г.Р.)- 3 урын.

 «Асылташ " Х/к (рук.Гарипова г.м.) һәм Гарифуллина Айзилә (рук.Дәүлиева Г.Р.) «Иҗади илһам өчен»дипломы алдылар. Коллективларны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International