19 март көнне Тимершык урта мәктәбендә педагог-оештыручыларның район семинары булып узды. Педагог-оештыручы Илһамия Искәндәровна «Мин-патриот» темасына укучылар белән патриотик чара үткәрде. Икенче өлештә Беренчеләр хәрәкәте активистлары килгән кунакларга брошь ясату буенча мастер – класс күрсәттеләр. Ахырдан Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт тәкъдим ителде. Семинарны Саба балалар иҗат үзәге җитәкчесе Галимова Р.В. йомгаклады.