ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатында Бигәнәй командасы финал өлешендә уйный.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22 нче мартында Бигәнәй авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, “Нәүрүз – тынычлык һәм дуслык бәйрәмен “оештырды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы Пенза шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

23 март көнне Түбән Утар авылы клубында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенә бертөрле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр һәм гасырларга сузылган кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән әйләндереп алынган. Нәкъ менә шундый бәйрәмгә астрономия календаре буенча яз башлануын билгеләүче “Нәүрүз” керә. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары уздырылды, күңелле җырлар яңгырады. Соңыннан барлык катнашучыларны, кунакларны тәмле ботка һәм коймак белән сыйладылар. Чара бәйрәм рухы һәм шәп кәеф тудырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

23 март көнне Сүлә авылы клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Нәүрүз бәйрәме " - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Пенза шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Бүген мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

28 меңнән артык медицина хезмәткәре СФРнын Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән махсус социаль түләү ала

Шекше төп мәктәбенең 3 нче һәм 6 нчы класс укучылары, язгы каникулны, әти-әниләре белән бергә Казан шәһәренә сәяхәт белән башлады.

Тэги: Мәгариф идарәсе

25
март, 2025 ел
сишәмбе

21 март Бөтендөнья шигърият көнендә Юлбат авыл китапханәсе мөдире «Әгәр мин шагыйрь булсам...”  дип исемләнгән кычкырып уку үткәрде. Укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен һәм аларның авторларын искә төшерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International