ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«9» февраль  көнне Явлаштау авыл җирлегендә халык җыены булып узды.  Җыелыш башында  «Татмедиа»АҖ  һәм  «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Явлаштау авыл җирлегендә урнашкан учрежденияләрнең 2021 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2022 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.

2. Участок полиция хезмәткәре Хабибуллин Фәнил Фоат улы чыгышы.

3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы

4. Урман хуҗалыгы участковые Зиннатуллин Илгиз Альберт улы  чыгышы.

5. Саба районы ветернинария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы  чыгышы

6. Сабадагы «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Рәзинә Кашафетдин кызы  чыгышы.

7. Явлаштау авыл җирлеге советының 2021 нче елга отчеты һәм 2022 елга планнары

8. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2021 елга халыктан сораулар

9. Саба муниципаль районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызы чыгышы

Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары   Закирҗанов  Расих Рәхимҗан улы чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды, киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

Сабабаш  төп урта белем бирү мәктәбендә “Бердәм Россия” члены әгъзасы, VI чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагимович ярдәме белән шахмат зонасы булдырылды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасында «менталь сәламәтлек»иҗтимагый проектын тормышка ашыру буенча эш оештырылды.


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

"Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең шәфкать туташлары көн саен социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның сәламәтлеген тикшереп торалар, социаль-медицина ярдәме күрсәтелә.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга медицина процедуралары үткәрелә: табиб билгеләнеше буенча дарулар бирү, кирәк булганда хәрәкәттә ярдәм күрсәтү, тән температурасын, артериаль кан басымын үлчәү, компресслар салу, бәйләү, ялганыш, в/м иньекциясен профилактикалау, тамчы, бәйләү, компресслар. Ярдәм күрсәтү үтәүдә сәламәтлек белән бәйле процедуралар башкарыла белән максималь пөхтәлек һәм Саклык китермичә нинди дә булса зыян. Үз-үзеңне тоту нормаларын үтәү.

Тэги: ОСЗ

2022 нче елның 9 нчы февралендә Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее «Үсеш»ендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Татарстан Республикасы «Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы узды. Җиде районның укытучылары 8-10 нчы  сыйныф укучылары белән ачык дәресләр үткәрделәр һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер классларын тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашучыларның барысы да катлаулы сынаулар уздылар һәм лаеклы чыгыш ясадылар

Тэги: Мәгариф идарәсе

9 февраль көнне Олы Кибәче урта гомум белем бирү мәктәбендә парламент дәресе булып узды. Анда авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин Татарстан Республикасы Парламенты, республикабыз җитәкчеләре һәм лидерлары турында чыгыш ясады, югары сыйныф укучыларын сәяси тормыш белән кыскача таныштырып үтте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар  гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Бердәм Россия” члены әгъзасы, VI чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагимович ярдәме белән шахмат зонасы булдырылды. Ачылу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы да катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар авылында  яшәүче Касыймов Сәлимгәрәй Шакир улына 2022нче елның 9нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш.  кушылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International