Явлаштау авыл җирлегендә халык җыены.

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

«9» февраль  көнне Явлаштау авыл җирлегендә халык җыены булып узды.  Җыелыш башында  «Татмедиа»АҖ  һәм  «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Явлаштау авыл җирлегендә урнашкан учрежденияләрнең 2021 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2022 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.

2. Участок полиция хезмәткәре Хабибуллин Фәнил Фоат улы чыгышы.

3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы

4. Урман хуҗалыгы участковые Зиннатуллин Илгиз Альберт улы  чыгышы.

5. Саба районы ветернинария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы  чыгышы

6. Сабадагы «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Рәзинә Кашафетдин кызы  чыгышы.

7. Явлаштау авыл җирлеге советының 2021 нче елга отчеты һәм 2022 елга планнары

8. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2021 елга халыктан сораулар

9. Саба муниципаль районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызы чыгышы

Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары   Закирҗанов  Расих Рәхимҗан улы чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды, киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International