Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итә башлый

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

    Гаризалар һәм документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. 

    Документлар 2022 елның 14 февраленнән 15 мартына кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

    Сайлап алуга кертелгән программада катнашучыларны тыңлау графигы Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча чыгарылачак: https://agro.tatarstan.ru/agrostartap-14022022-po-15032022.htm

     Сораулар килеп чыкса,  8 (843) 221-76-88 (88 44) телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International