ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра. Барлык сораулар буенча 8 (84362) 2-45-89 телефоны аша Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 9 февраль 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 10 феврале

2022 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараюы белән, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда төнлә 16 метрга кадәр), юлларда кар көртләре көтелә.

Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында 7 февраль көнне гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Һәр елны 2 февралдән – 9 февральгә  кадәр Куркынычсыз Рунет атналыгы уздырыла. Әлеге атналык кысаларында «08» февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Куркынычсыз интернет» дигән  исем астында тематик викторина уздырдылар .Чара барышында китапханәче укучыларга интернетта чыга торган мәгълүмат чараларының зыяны, спам, вируслар турында сөйләде. Мошенниклар тозагына эләкмичә ничек эшләргә кирәклеген ассызыклады. Укучылар ике командага бүленеп зирәклектә көч сынаштылар,сорауларга җаваплар эзләделәр, кроссворд чиштеләр. Бирелгән хәрефләрдән интернетка кагылышлы сүзләр төзеделәр. Катнашучыларга китап күргәзмәсе  тәкъдим ителде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«08» февраль  көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа»  һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

8 февраль көнне Шекше авыл җирлеге җыены булып узды. Җыенга шулай ук ZOOM линиясе аша да тоташтылар

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия"

2022 елның 08 февралендә "Каймак" авыл хуҗалыгы куллану-эшкәртү кооперативы коллективының еллык җыелышы булды.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

6 февраль көнне Көек авыл клубында «Хәтер вакыттан көчлерәк»дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрелде.  Россиянең Хәрби дан көненә багышланган әлеге чараның максаты үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт, үз илең өчен горурлык, туган як тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Соныннан  балалар бильярд уены уйнадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International