2022 елның 08 февралендә "Каймак" авыл хуҗалыгы куллану-эшкәртү кооперативы коллективының еллык җыелышы булды.

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

2022 елның 08 февралендә "Каймак" авыл хуҗалыгы куллану-эшкәртү кооперативы коллективының еллык җыелышы булды. Оешма сөт продукциясен эшкәртү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә «Каймак» кооперативы динамик рәвештә үсүче оешма булып тора.   Үзенең җитештерү цехында Каймак кооперативы бары тик чиста  экологик чимал куллана. Материаль база тәүлегенә 10 тонна сөтне кабул итеп,  суытырга сәләтле. Бүгенге кондә кооперативта 17 төрле сөт продукциясе -  торле куелыктагы сөт, каймак, кефир, сметана, эремчек, йомшак «Адыгей», «Голландия» хэм «Рәсәй» сырлары, сыер мае җитештереп чыгарыла. Ин мөһиме,  продукция, үсемлек катнашмалары кушылмаган натураль чималдан гына җитештерелә. 2021 елда предприятиедә  43 646 млн сумлык 344 тонна сөт эшкәртелгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 113 тоннага кубрәк. Бугенге кондә оешмада 11 кеше хезмәт күрсәтә. Каймак кооперативы җитештергән прдукция туган ягыбыз Саба районында гына тугел, шулай ук башкалабыз Казанда һәм республика районнарында да кулланучыларның югары бәясенә лаек булды. Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International