6 февраль көнне Эзмә авылы бозында хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Лесхоз, Саба командалары көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре:
Тимершык- Лесхоз 3:0;
Саба -Тимершык 3:2.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне кабул итте: Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 8 февральдә 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 9 феврале 2022 елның 9 февралендә урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: Төнлә дә, иртән дә томан. Көндез көчле көньяк җиле 16 м/с ка кадәр көчле, буран, күз күреме 1000 м га кадәр начарайган, бозлавык катламнары, юлларда кар көртләре.
хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне кабул итте: Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 8 февральдә 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 9 феврале
Кзыл-Мишә авылында урнашкан “Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен Саба мәктәп-интернатында”, “Бердәм Россия” члены әгъзасы, VI чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагимович ярдәме белән шахмат зонасы булдырылды. Ачылу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургалиевич та катнашты.
4 нче февраль көнне В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгы уңаеннан "Пионерлар җырлый" дип аталган патриотик җырлар фестивале булып узды. Пионерия тарихын искә төшерү, башкару осталыгын камилләштерү, бердәмлек, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелгән әлеге чарада барлык класс укучылары да пионерия атрибутикаларын, формаларын кулланып актив катнаштылар.
4 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды.Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2021 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2022 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы Галимуллин А.Р.; Саба районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. ; Саба урман хуҗалыгы урман мастеры Хайруллин М.М.; «Россельхозбанк “ ның өстәмә офисы начальнигы Билалова Р.К. чыгыш ясадылар
5 нче февральда, «SABA-ARENA спорт мәктәбендә Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында шахмат лигасының 3 нче туры узды.
Бу очрашуда командалар төркемнән плей-офф этабына чыгу өчен көрәштеләр.
6 февральда шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында шахмат лигасының 4 туры узды.
Барлык спортчыларга да уңышлар телибез!
2022 нче елның 1 нче февралендә Арташ авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Анда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, район башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге гражданнары җирлек территориясендә урнашкан муниципаль учреждениеләрнең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елда эшне камилләштерү планнары буенча отчетларын тыңладылар. Шулай ук җыенда полиция участок уполномоченные А.А.Сахабиев , янгын часте начальнигы А. Р. Галимуллин, Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы З.Р. Ганиевның; Саба урман хуҗалыгының урман мастерының чыгышлары тыңланды.
Авыл җирлеге башлыгы А.Р.Аглямзяновның 2021 елда җирлектә эшләнгән эшләргә хисап тотты 2022 елга планнарны әйтеп үтте. Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның чыгышы белән йомгак ясалды.
Яз алдыннан «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Гарденотерапия» технологиясе кулланып чәчәк үсентеләре утырту эшен башлап җибәрделәр. Чәчәкләр утырту белән генә чикләнмиләр, тәрәзә төпләрендә суган да утыртканнар әле. Әлеге технологиянең максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрне бүлмә үсемлекләре белән аралашу аша социаль һәм хезмәт реабилитацияләү тора. Хезмәт күрсәтүчеләр эмоциональ, интеллектуаль, физик һәм эстетик үсеш ала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өлкәннәр бик теләп үсемлекләр үстерә һәм аларны карый.
7 февраль көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды.