Арташ авыл җирлегендә халык җыены

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

2022 нче елның 1 нче февралендә Арташ авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Анда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, район башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге гражданнары җирлек территориясендә урнашкан муниципаль учреждениеләрнең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елда эшне камилләштерү планнары буенча отчетларын тыңладылар. Шулай ук җыенда   полиция участок уполномоченные А.А.Сахабиев , янгын часте начальнигы А. Р. Галимуллин, Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы З.Р. Ганиевның; Саба  урман хуҗалыгының урман мастерының   чыгышлары тыңланды.

  Авыл җирлеге башлыгы А.Р.Аглямзяновның 2021 елда җирлектә эшләнгән эшләргә хисап тотты 2022 елга планнарны әйтеп үтте. Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның чыгышы белән  йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International