ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2022 ел
якшәмбе

12 нче февраль көнне, районның барлык авыл җирлекләрендәге шикелле, Килдебәк авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2022” – “Татарстан чаңгы юлы 2022” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

12
февраль, 2022 ел
шимбә

 «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы жюри әгъзалары катнашында күчмә мастер-класс.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
февраль, 2022 ел
җомга

Мөгаен, җирдә февраль - Изге вәли көне турында ишетмәгән кеше юктыр. Бу көнне бер-беребезгә мәхәббәт һәм мәхәббәтне гәүдәләндерүче валентинкалар һәм открыткалар бүләк итү күркәм традициягә әверелде. 11 февраль көнне район мәдәният йортында яшьләр өчен тематик кичә үткәрелде. Әлеге чараның максаты-игелекле, игътибарлы романтик хисләр тәрбияләү, уңай эмоцияләр булдыру. Гомумән алганда, чара дустанә атмосферада, тулы уңай бәйрәм хисләре белән узды.

11 нче февраль көнне ​ Саба район балалар китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарага Арча районыннан​ Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 категорияле белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" күп юнәлешле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы килделәр. Уен 5 өлештән: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак” ​, “Табигать сынамышлары”, “Серле сандык” һәм кунаклар тарафыннан әзерләнгән презентация – сораулардан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.Чараның икенче өлешендә,​ “Кошларга ярдәм итик” – челленджка кушылып, укучыларга табигатькә зыян салмый торган җимлек ясау мастер-классы тәкъдим ителде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы​ директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларга җимлек бүләк итеп челленджны дәвам итәргә старт бирде. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 4 “Б” сыйныф укучылары рәхмәт хаты, истәлек бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

8 февраль-батырлык һәм патриотизм, яшь герой-антифашистларны искә алу көне

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Сәнгать мәктәбендә ачык дәрес үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбендә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен хореография буенча мастер-класс уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2022 елның 21 февралендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты старт ала.

8.02.2022 елда Югары Утар балалар интернат-йортында кече төркем тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы "мари халкы мәдәнияте" дигән темага дәрес үткәрде. 

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Көндәлек оператив фараз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International