“Зур сугышның кечкенә геройлары” исемле хәтер сәгате

2022 елның 11 феврале, җомга

     8 февраль-батырлык һәм патриотизм, яшь герой-антифашистларны искә алу көне. Шул уңайдан Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә  “Зур сугышның кечкенә геройлары” дип аталган  хәтер сәгате уздырдылар. Алар хәтер сәгате барышында балаларны яшь герой — антифашист бәйрәме тарихы белән таныштырдылар. Ул, фашистларга каршы демонстрацияләрдә катнашып һәлак булган  — француз укучысы Даниэль Фери һәм гыйрак малае Фадыл Джамаль хөрмәтенә, БМО ассамблеясе тарафыннан расланган, дип сөйләделәр. Бу көнне, һичшиксез, пионерлар — Бөек Ватан сугышы геройлары аерым игътибарга лаек. Яшь геройлар бирешмәде, дошманны җиңүдә зур өлеш керттеләр. Алар дошман һөҗүм иткәндә балалар йөрәге нинди көчле, кыю булырга мөмкин икәнлеген күрсәттеләр. Кечкенә сугыш геройлары: Валя Котик, Володя Дубинин, Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова. Аларның балачагы шундый зур сынауларга дучар булды. Әлеге аяныч хәлләр ил тарихында, аның кечкенә балалары — гади малайлар һәм кызлар язмышында  да чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International