11 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге 3 нче сыйныф укучылары белән «Станковая композициясе» фәне буенча «Декоратив натюрморт» темасына ачык дәрес үткәрелде.
Әлеге дәрес декоратив натурализм турында төшенчәләр формалаштыруга, киңлекне тутырганда, эстетик зәвык тәрбияләп, дөрес төстә чишелеш таба белүгә ярдәм итте.
«Декор» сүзен тәрҗемә иткэндэ, бизәк сүзен анлата. XXнче гасыр башында рәссамнар натюрмортка зур игътибар бирә башлый. Төрле стилистик юнәлештәге осталар бу рәсем сәнгате жанрында эшли башладылар. Шулай итеп, декоратив натюрморт барлыкка килә.
Дәрес барышында укучылар бу юнәлештә эшләгән рәссамнар турында күп яңалык белделәр. Дәрес ахырында һәр укучы декоратив натюрморт ясады. Шулай итеп, сынлы сәнгать фәне чынбарлыкны белү өчен нәтиҗәле чара булып тора .