«Созвездие-Йолдызлык» конкурсы жюри әгъзалары катнашында күчмә мастер-класс.

2022 елның 12 феврале, шимбә

12 февральдә «Созвездие-Йолдызлык-2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турларына әзерлек кысаларында Саба район  мәдәният йортында яшь талантлар өчен вокал һәм бию сәнгатенең әйдәп баручы осталары күчмә мастер-класс уздырды. Мастер-класска  «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы жюри әгъзалары: Туманов Дмитрий Александрович , Ивах Алина Франковна, Платонов Дмитрий Александрович, Сунгатуллина Зиля Даяновна,  Гарипова Райля Мухаметхановналар чакырылган иде.

Мастер-класста Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» бию коллективы (җит.Гарипова Г. М.), «Яшьлек» бию коллективы (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.), «Тамчы» вокаль ансамбле (җит. Харрасова Л. А.), «Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле (җит.Аксанова Л. М.), «Бәллүр» вокал-бию коллективы (җит.Дәүлиева Г.Р., Гарипова Г. М.), шулай ук «вокал-соло» номинациясе солистлары катнашты. Коллективларга «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы таләпләренә туры китереп, үз номерларын камилләштерү, масштаблы проектта җиңү мөмкинлеген арттыру өчен зур игътибар бирелде. Педагоглар һәм балалар күчмә мастер-классны оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International