11нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә Саба районының авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен "Хореографиядә хәрби-патриотик тема" дип исемләнгән хореография буенча мастер-класс уздырылды.
Мастер классны хореография фәннәре укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. хореография булегенең 5 сыйныф укучылары белән берлектә үткәрде, концертмейстер Исмәгыйлев Т.Х.
Чара барышында Мөбәрәкҗанова А.З. патриотик тәрбиянең актуальлеген, хәрби биюләрнен әhәмиятен, тарихын ассызыклап үтте. Аннары барлык катнашучылар "Катюша" һәм "Яблочко" биюләрен өйрәнделәр. Мастер-класс районыбызның авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә әзерләнү һәм чаралар үткәрү өчен тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк. Барлык мастер-класста катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.