ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Эзмә мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII нче Республика фестиваленең зона туры булып узды. Бәйгедә Эзмә, Көек, Мишәбаш, Утар, Шекше, Иләбәр, Кызыл Мишә, Пүкәл авылларыннан 30дан артык үзешчән башкаручы катнашты. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«12» февраль көнне Эзмә авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022»  -  «Лыжня Татарстана 2022»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды. Анда Эзмә авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык оешма хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр чакырылган иде. Елның иң массакүләм ярышларының берсендә 360 кеше катнашты, шуларның 14 җитәкчеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Республика программасы буенча Мишә авыл җирлегенең Лесхоз бистәсендә урнашкан күл чистартыла.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Киез итекләрдә футбол-халык уенының яңа төре

Тэги: Арташ авыл җирлеге

12 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре гашыйклар көненә багышланган «Мәхәббәт кичәсе»дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмдә безнең бистәнең актив яшьләре катнашты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

12 февраль көнне Шекше авыл җирлегендә “Чаңгы юлы-2022” һәм “Чаңгы юлы Татарстан-2022” булып узды. Анда укучылар һәм бюджет оешмаларында эшләүчеләр катнашты.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Ватанны саклаучылар - ул безнең егетләр, илебезне якларга әзер булып үсәчәк солдатлар.

Киләчәктә аларның һәркайсына армиябезнең нинди булуы бәйле.

Бүген без уен - викторина уздырдык, ә ул берничә турдан торды.

Уен барышында без балаларыбызның нинди җитез һәм кыю булуларын күрдек.

Тэги: осз

Мишә авыл җирлегендә "Татарстан чаңгы юлы-2022" массакүләм чаңгы ярышы булып узды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

13
февраль, 2022 ел
якшәмбе

2022 нче елның 12 нче февралендә Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсенең "Нарат" спорт комплексында ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча хәйрия турниры булып узды.

Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

2022 елның 13 февралендә 18 сәгатьтән 14 февраль 18 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International