ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:


Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

12 май 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 маенда иртән һәм көндез урыны белән яшен, күк күкрәү һәм көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

8 нче май көнне Юлбат мәдәният йорты каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Авыл мулласы чыгышыннан соң, җирлек башлыгы Шәмсиев Т.Р., район вәкиле Закирзянов Р.Р., мәктәп директоры Хаҗиев И.И., "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиясе директоры Садыков А.Р. сугыш чоры балалары исеменнән Галиев Н.Т., мәктәп укучылары,  барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.

 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

      Олы Нырты авыл җирлегенең  мәдәният хезмәткәрләре,  Сабаның  Үзэк мәйданында узган " Гармун сере" куңел ачу чарасында катнаштылар.  

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

     8 май көнне   Завод - Нырты урта мәктәбендә  Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды. Митингка авыл халыкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, авыл советы, мәдәният йорты хезмәт коллективлары җыелды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Гармуннарда авылым моңнары “ исемле гармуннар күргәзмәсе оештырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Елыш авыл зиратында авыл халкы катнашында өмә булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре гармунчылар парадында катнашылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

8 май көнне Лесхоз мәдәният йортында  " Сугыш уты җирдә кабынмасын, тыныч булсын безнең күк йөзе!" исеме белән Бөек Ватан сугышына багышланган бәйрәм концерты үтте. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегенең бюджет оешмалары җитәкчеләре "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм Сабантуй җирендә савыр (туя) агачлары утырттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Мичән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International