8 май көнне Төбәк авылында тантаналы шартларда һәйкәл-обелиск ачылышы булды. Тантанада Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н. Гайнетдинова, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты комисары урынбасары А.К. Садыков, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм башка кунаклар катнашты. Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы "Үлемесз полк" акциясен оештырды.
2022 нче елның 7 май көнендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бәйрәм открыткалары тарату акциясе үткәрделәр, шуның белән аларны Җиңү көненә багышланган бәйрәм концертына чакырдылар.
Түбән Шытсу авыл җирлеге делегациясе "Урал" мотоциклы белән Байлар Сабасында узган Җиңү Парадында катнашты.
8 май көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар.
Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Анда укытучы-логопед Мифтахова Алия Азатовна, педагог-психолог, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия Рөстәмовна, ЮХИДИ хезмәткәрләрә Ягафарова Гүзәл Назимовна, Мазитов Фаил Зөфәрович ата-аналарга эчтәлекле, үтемле, бик тә мөһим әңгәмәләр, мастер класслар үткәрделәр, кызыксынган сорауларга тулы җавап, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Елыш авыл мәчете биләмәсе халык һәм иганәчеләр ярдәме нәтиҗәсендә яңа койма белән әйләндереп алынды.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Яз - Җиңү язы иде " дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр.
Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Шәмәрдән авылының Казан Мәрьям Ана иконасы храмында Илаһи литургия үткәрде