2022 нче елның 7 май көнендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышта 5 команда катнашты: «Сабантуй-1,» «Сабантуй -2», Арча шәһәре һәм Кукмара шәһәреннән килгән ике команда. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – “Сабантуй- 1” командасы (тренеры Шакиров Ш.Х.)
2 урын – “Кукмара” командасы
3 урын – “Арча” командасы
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар акчалата бүләкләр, грамоталар һәм кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз!