Мишә авыл җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәме

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

8 май көнне Лесхоз мәдәният йортында  " Сугыш уты җирдә кабынмасын, тыныч булсын безнең күк йөзе!" исеме белән Бөек Ватан сугышына багышланган бәйрәм концерты үтте. Концертны Лесхоз урта мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәм концерты вакытында җырлар, театр һәм җиңүгә багышланган биюләр башкарылды. Бәйрәмнең дәвамы билгесез солдат һәйкәлендә  һәр оешманың чәчәкләрен куеп үтте.

Тынычлык өчен, җиңү өчен рәхмәт! Хәтерлибез! Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International