ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында «Дуслык» лагере балалары белән Бөек Ватан сугышына багышланган «Утлы еллар кайтавазы» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Сугыш турындагы тапшыруларны тыңлыйсың яки карыйсың икән, йөрәк сулкылдап куя. Күпме газаплар кичергән кешеләр. Сугыш темасы бер генә кешене дә битараф калдырмый. Сугыш һәркемнең йөрәгендә мөһерләнгән һәм моны истә тотмасак, куркыныч хата кылачакбыз. Нәкъ менә шуңа күрә балалар төрле сораулар аша сугыш, батырлыклар, геройлар турында тагын бер кат искә төшерделәр. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм үз балларын алдылар. Ахырда дуслык җиңде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

22 июнь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Мәңгелек сүнми торган..." дип исемләнгән чара үткәрелде. Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, тормышыбыз өчен көрәштә үз гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында стелла янына чәчәкләр салдылар, шәмнәр кабыздылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.

22-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты”ында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы тәрбияләнүче балалар белән “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Тэги: Югары-Утар балалар интернат-йорты

Мамалай торак пунктына кадәр суүткәргеч төзү эшләре бара. "Торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" АҖ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында GPON технологиясе буенча элемтә линиясен төзү буенча эш алып барыла. Саба РУЭСы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

22 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә Килдебәк авыл җирлегендә «Хәтер шәме» акциясе узды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Сәләтле балалар мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда «Безнең тормышыбызда иминлек» дигән чара узды. Саба районы электр челтәре хезмәткәрләре укучыларга безнең йортларга электр каян килә, ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр,  мисаллар белән без үзебезне электр белән ничек тотарга тиешлекне күрсәттеләр. Очрашу барышында балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чара ахырында һәркемгә белешмәлекләр, наклейкалар, шарлар бүләк ителде. Балалар бу очрашудан бик канәгать калдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Курсабаш авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Чарада Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. чыгыш ясады. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International