Һәр елны 22 июнь көнне китапханәчеләр үсеп килүче буынны сугыш башланган көн белән таныштыралар. Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Халык хәтере мәңгелек” дигән хәтер көне үткәрделәр. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова китап укучылар игътибарына сугыш елларының фото карточкаларын тәкъдим итеп күзәтү ясады һәм сугыш чорын сөйләп узды. Чара Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәреннән тере күргәзмә белән дәвам итте. Шулай ук укучыларга “Блокада ипие” турында сөйләп уздылар һәм аларга ипидән авыз итәргә тәкъдим ителде. Чарабызның төп кунагы сугыш чоры баласы Рәкыйбә Кәшит кызы Гатауллина булды. Рәкыйбә апа, укучыларга сугыш чорының авыр заманаларында урманын да кискәнен, субаен да какканын, Мәскәү янында торф та чыгарганын сөйләп узды.Чара ахырында Рәкыйбә апа барлык катнашучыларга изге теләкләрен теләп калды.
Явлаштау авыл җирлегендә «Хәтер шәме»акциясе узды. Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәйкәл янына җыелды. Җирлек башлыгы митингта катнашучылар алдында әлеге датаның әһәмияте турында чыгыш ясады. Катнашучылар Хәтер шәмнәрен кабыздылар.
Олы Шыңар авыл җирлеге бюджет оешмалары "Хәтер шәме" акциясендә катнаштылар
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Кече Шыңар авылы халкы җыелып авыл чишмәсе тирәлеген җыештырдылар
22 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
Хәтерләгез! Гасырлар, еллар аша-Хәтерләгез! Бүтән беркайчанда кайтмаучыларны-Хәтерләгез!
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә иртәнге сәгать 4тә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Митингта катнашучылар сугышта һәлак булган барлык кешеләр истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шулай ук «деньпамяти.рф» платформасында виртуаль «Хәтер шәмен» кабыздык. Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан һәм аңа кадәр яши алмаган Ветераннарга, Батырларга мәңгелек дан!
Яңадан җырлар яңгырады
Җырла, бие аларга.
Ишегалдында халык бәйрәме-
Безнең күңелле Сабантуй!
Иштуган «Каенкай» балалар бакчасында. Сабантуй бәйрәме күңелле, моңлы, җылы һәм бик матур үтте. Балалар төрле конкурслар һәм уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, асфальтта акбур белән рәсем ясадылар. Бәйрәм күңелле флешмоб белән тәмамланды.
21 июнь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Әхмәдуллиннар гаилә фермасына кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе оештырдылар. Алар искиткеч кешеләр, үз куллары белән нык хуҗалык булдырганнар, югары сыйфатлы продукциясе белән безне сөендерә. Үзләренең хезмәт сөючәнлеге һәм туган җиргә мәхәббәт нәтиҗәсендә алар һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Хуҗалык хезмәткәрләре балаларга хайваннар, аларның биологик үзенчәлекләре, аларны карап тоту һәм карау процессы турында җентекләп сөйләделәр. Бу мәгълүматны дәреслектән алу кыен, аны хайваннар белән аралашканда гына алырга була. Уңайлы һәм җылы сыер абзарында бик күп сыер һәм бозаулар асрыйлар. Без сыерларны ашату процессын күрдек. Саву цехында булганнан соң, сөт алу һәм куллану процессы белән таныштылар. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар, өйләренә зур тәэсирләр белән кайтырга чыктылар һәм үзләренең әти-әниләре белән уртаклашырга ашыктылар.
«Электрон хезмәт кенәгәсе» жиңү яулады
Сатыш авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре һәм балалар "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдылар. Батырланы бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.