Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
9 июль 18 сәгатьтән 10 июль 21 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 10 июлендә төнлә, көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, көньяк-көнчыгыштан көчле җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән боз яварга мөмкин.
Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Барыгызны да изге бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Корбан бәйрәме ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, яхшы эшләргә, изгелек кылуга рухландырсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Барыгызга да имин тормыш, сәламәтлек, аяз күк йөзе телибез!
8-нче июль көнне, гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә, Йолдыз Зиннурова бәйрәм чарасы уздырды
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Рус Православие Чиркәве Русьтә элек-электән гаилә һәм никахны яклаучылар дип саналган Изге Петр һәм Февронияне искә алу көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Саба район китапханәсе Район балалар китапханәсе белән берлектә, безнең район гаиләләре өчен Саба-парк дип исемләнгән чара үткәрде. Алар өчен тамаша һәм күңел ачу уеннары оештырылды.
Үз эшеңнең остасы бул!
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр өчен "Сугыш хатын-кыз өчен түгел" дип исемләнгән кичә үткәрделәр
2022 нче елның 7 нче июлендә Байлар Сабасы ш. т. б. «Олимп» футбол кырында ир-атлар арасында футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Биләр шәһәрендә ARTS BILER FORUMында ял итеп кайттылар.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.