"Сугыш хатын-кыз өчен түгел" дип исемләнгән кичә

2022 елның 8 июле, җомга

Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр өчен "Сугыш хатын-кыз өчен  түгел" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Сугыш вакытында хатын-кызлар шәфкать туташлары, табиблар, разведчиклар, снайперлар, танкистлар булып хезмәт иткәннәр. Хатын-кызлар, ир-атлар белән беррәттән үз Ватаннары өчен көрәштеләр. Электрон презентация ярдәмендә очучы хатын - кызлар: Марина Раскова, Наталья Меклин, Руфина Гашева, хатын-кыз снайперлар, Людмила Павличенко, Любовь Маркова, Евдокия Мотина һәм башка бик күпләрнең батырлыгы турында белделәр. Уртак дошманга каршы көрәшкә хатын-кыз шәфкать туташлары да үзләренең өлешен кертте. Алар яралыларны бәйләп, сугыш кырларыннан алып чыктылар, катлаулы вәзгыятькә юлыккач, үз кулларына корал алдылар. Аларның исемнәре - Юлия Друнина, Зина Самсонова, Зина Мересева һәм башка бик күпләр. Бөек Ватан сугышы турында язучыларның әсәрләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International